Әлмәттә нефтьче зыян күргән
Кичә 2 майда кичке алты тулып килгәндә Кичү-Кузьминовка автоюлы янында 499А сиртмәле станогына каршы бәхетсезлек очрагы була.
КамАЗ 43101 автомобиле шоферы (1979 елгы) скважина мәйданчыгында эш башкарганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып машинасы белән артка бирә һәм 1976 елгы җәяүлене бәрдерә. Мәйданчыкта тагын бер шундый ук КамАЗ торган була. Эшче ике КамАЗ машинасы арасында кысылып кала. Нәтиҗәдә аны күкрәк читлеге кысылу, тәненә күпсанлы зыян килү диагнозы белән медсанчастьның травматология бүлегенә салалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа