Реклама
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсенең дежур частенда начар ишетүчеләр җибәргән SMS-хәбәрләрне кабул итү өчен телефон эшли башлады.
Алар аралашуда кыенлыклар булу сәбәпле, әлеге органнарга ихтыяҗлары булса да сирәк мөрәҗәгать итәләр иде. Әлмәт полицейскийлары бу проблеманы, ниһаять, чишү юлын тапты. Хәзер саңгыраулар SMS-хәбәрләрне дежур частена 89178814278 телефонына җибәрә ала.
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы