Реклама
Июньнең өченче якшәмбесе - медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Әлмәтлеләр аны 11 июньдә драмтеатр бинасында тантаналы шартларда билгеләп үтте.
Медицина хезмәткәре - ул иң кирәкле, иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Чөнки аларга иң кадерлесе - кешенең сәламәтлеге ышанып тапшырыла. Бездә шәһәрнең һәм республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре филиалларында - 16 учреждениедә 2 983 медицина хезмәткәре эшли, аларның 508 е табиблар.
Шәһәр һәм район җитәкчелеге, нефтьчеләр бу өлкәдә эш шартлары һәм авырулар өчен уңайлыклар тудыруга зур игътибар бирә, аның нәтиҗәсе буларак, ел саен нинди дә булса сәламәтлек саклау объекты ачыла, булганнары төзекләндерелә, заманча җиһазлар белән тәэмин ителә.
- Әлмәт югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче бердәнбер төбәк дисәм, ялгышмамдыр, - диде ак халатлы шәфкать ияләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итәргә килгән район башлыгы Мәҗит Салихов. Ул районда ФАПлар төзү һәм аларга, участок шифаханәләренә капиталь ремонт уздыру буенча республика программасының уңышлы тормышка ашырылуын да искәртте. Район башлыгы буш кул белән килмәгән.
Фидакарьләргә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, ә балалар шифаханәсенең бала тудыру бүлегенә телевизор тапшырылды. Мәҗит Салихов әниләрдән телевизор сорап үтенеч булуын җиткерде. Хәзер алар бала тудыру йортында рәхәтләнеп көн-вакыйгалар һәм башкалар белән танышып бара алачак.
Дәүләт Советы депутаты, Әлмәт хатын-кызлар берлеге рәисе Гүзәл Еремеева да акушерлык бүлегенә ике кондиционер бүләк итте. Әйтергә кирәк, берлек күп балалы, мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә, ятимнәргә зур игътибар бирә, төрле хәйрия акцияләре уздыра.
- Депутат буларак, сайлаучыларны 4 ел дәвамында кабул итүләрдә бер генә тапкыр да медицина хезмәтенә һәм хезмәткәрләренә карата шикаять белдерүче булмады, ә менә рәхмәт сүзләре белән килделәр, - диде ул.
Бүләкләргә мул булды бәйрәм. Россия һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия булучылар арасында журналистлар да бар иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин бәйрәм түрендә урын алган ветераннарга зур рәхмәтен җиткерде. Нәкъ менә алар җилкәсенә эш шартлары, бүгенге кебек авыруларны башлангыч стадиясендә үк ачыкларга мөмкинлек бирүче медицина аппаратлары булмаган иң авыр еллар төшкән.
Авыл табиблары хакында бөтенләй аерым сүз. Алар өчен ял да, көн дә, төн дә юк - чакыруларга тәүлек әйләнәсе йөриләр. Авылда эшләргә теләк белдергән яшь белгечләргә торак шартларын яхшырту өчен бер миллион сум күләмендә компенсация түләве каралган программа ярдәмендә (моннан тыш республикадан да өстәмә 100 мең сум бар бит әле) барлык ФАПлар һәм участок шифаханәләре медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителгән.
Бәйрәмдә ел саен үткәрелә торган "Ел табибы - Ак чәчәкләр" бәйгесенә дә йомгак ясалды. "Ел табибы" булып табиб-офтальмолог Игорь Сережин танылды. "Елның медицина хезмәткәре" исеменә Чупай ФАПы фельдшеры Сәрия Хаҗиәхмәтова лаек дип табылды. "Башлангыч звеноның иң яхшы табибы" исеме педиатр Рәмзия Охотинага бирелде. Балалар табибәсе бүген республика буенча бүләкләү тантанасында да катнашты.
Медицина хезмәткәрләре спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда да үрнәк күрсәтә. Алар республика, тармак спартакиадаларында һәрчак алдынгы урыннарда. Бәйрәмдә быелгы спартакиадада җиңүче булып танылган ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе командасына сәламәтлек саклау идарәсенең күчмә кубогы тапшырылды. Икенче-өченче урыннарны стоматология поликлиникасы белән медсанчасть командалары бүлеште.
Шәһәр һәм район үзешчәннәре дә котлаулардан читтә калмады. Алар сәламәтлек сагында торучыларга иң матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
Ирина Апачаева
Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы