Әлмәттә куркыныч матдәле табылдык
Әлмәттә бер ир шәһәрнең промышленность зонасында - Маяковский урамындагы хуҗасыз гараж түбәсеннән 7 кг терекөмеш салынган ватык пластик савыт тапкан.
Тиз арада бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр иткән. Вакыйга урынына килеп җиткән коткаручылар терекөмешне герметик савытка җыйганнар. Аны алга таба утильләштерү өчен Казанга җибәрәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа