Әлмәттә кунак кунакны кыйнаган
Бер кыз ике егетне бер үк вакытта кунакка чакырган.
Элек яшьләр үзара таныш булмаганнар. Кунакта танышып, аралаша башлаганнар. Шулчак 33 яшьлеге яшьрәк егетнең кесә телефонын күреп ала һәм аның белән уйнарга дип сорый башлый. Тегесе баш тарткач, ул егетне кынап телефонын тартып ала һәм фатирдан чыгып китә. Зыян күрүче эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.
Тикшерү барышында өлкәнрәк кунакны кайнар эздән тоткарлыйлар. Ул элек берничә тапкыр хөкем ителгәне булган әлмәтле булып чыга. Талау маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia