Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә күпкатлы йортка ремонт ясаганда түбә җимерелеп, бер фатир зыян күргән

Төзүчеләр проспекты, 35 нче йортка капиталь ремонт ясаганда өч плитә җимерелеп, бер фатир зыян күргән. Хәзер гаилә арендага фатир алып яшәргә мәҗбүр.

Әлмәт шәһәр прокуратурасы тарафыннан әлеге уңайдан тикшерү уздырылган һәм түбә алыштыру барышында 6*1,5м зурлыктагы өч плитә җимерелеп төшүе ачыкланган. Эшләрнең проекттан башка һәм куркыныч зоналарны билгеләмичә генә башкарылуы да мәгълүм. "С" җәмгыяте хезмәткәрләренең гаебе белән түбә җимерелү нәтиҗәсендә бер фатир каты зыян күрә һәм вакытлыча күченергә мәҗбүр була. Ә бу исә торак хокуклары бозылу булып тора.

Әлеге вакыйга уңаеннан "С" ҖЧҖ җитәкчесенә карата административ хокук бозу турында эш ачылган. Подряд оешмасы һәм торак йортның идарәче оешмасы җитәкчеләренә гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту һәм җимерелү нәтиҗәләрен бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса