Әлмәттә кесә караклары бар, сак булыгыз
Әлмәт шәһәр суды 44 яшьлек әлмәтлене дүрт ел колониягә хөкем итте.
Ул җәмәгать транспорты пассажирларының сумкаларыннан акча янчыклары урлауга остарган була. Былтыр 17 октябрьдә ул бер хатын-кызның сумкасыннан акча янчыгы урлый. Анда шулай ук банк карточкасы, права һәм 1800 сум акча була. 15 ноябрь - 8 гыйнвар аралыгында 6 нчы троллейбус маршрутында һәм 5 ле автобуста ул биш хатын-кызны талый. Аны тоталар. Шуның белән кесә карагының кырын гамәлләренә, ниһаять, нокта куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа