Әлмәттә кедр үсентеләре тараталар
Әлмәттә 9-13 октябрьдә ел саен үткәрелә торган «Агачны бергәләп коткарыйк» акциясе уза.
Аның кысаларында теләге булган һәр кеше макулатура тапшырып, кедр, чыршы, имән, өрәңге үсентеләре ала ала икән. Бер үсенте алу өчен 3 кг макулатура тапшырырга кирәк. Шунысы да бар, макулатура тапшырудан җыелган акчалар балалар йортларына ярдәмгә юнәлтелә. Акция уза торган адрес: Әминов урамы, 9 а йорты, "Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа