Әлмәттә кибет басучыны кайнар эздән тоткарлаганнар
Узган төндә Әлмәт полиция бүлегенә чәчәк кибете хуҗасы мөрәҗәгать итә.
Тиз арада тикшерүгә керешкән хокук сакчылары бармак эзләре буенча 20 һәм 23 яшьлек әлмәтленең эзенә төшә. Алар кайчандыр караклык өчен хөкемгә тартылган булган инде.
Егетләрне кулга алган вакытта алар табышын букмекерлар конторасында туздырып өлгерә язганнар инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia