Тормыш - яшәеш

Әлмәттә кавын-карбыз сату урыннары билгеле

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында стационар булмаган сезонлы сату итү объектларын урнаштыруга хокук бүлешү буенча ачык аукцион сәүдәсе булды.

Аукционга барлыгы 50 лот куелды, шуның 21енә заявка керде. 18 лотка берәр, 3 лотка икешәр заявка кергән иде. Икешәр заявка кергән лотлар буенча аукцион үткәрелде, ә берәр заявка гына кергәннәре буенча стационар булмаган сезонлы сату итү объектларын урнаштыруга килешү аукционның башлангыч бәясе буенча бердәнбер катнашучы белән төзелде.

Реклама

Нәтиҗә буларак, шәһәрдә стационар булмаган сезонлы сату итү объектлары түбәндәге урыннарда урнаштырылачак: Нефтьчеләр урамы, 25 («Пятерочка+» кибете яны) 8 Март урамы, 18 б («Меридиан» кибете яны) Гафиятуллин урамындагы 22 б һәм 18 б йортларында урнашкан «Регина» һәм «Агафонъ» кибетләре арасында Шевченко урамы, 162 а, «Якташ» кибете яны Шевченко урамы, 122, «Кварта» кибете яны Шарлавыклы буаларның III чираты Чернышевский урамы, 31, «Магнит» кибете яны «Урсала» мкр., Садовая урамы, 27 яны «Урсала» мкр., Первомайская урамы, 70, «Сәлам» базасы яны Совет урамы, 81 а, «Пятерочка+» кибете яны Геофизическая урамы, 5 а, «Пятерочка+» кибете яны Тукай пр., 35, «Тәмле» кибете яны Совет урамы, 147/1, «Овощи и фрукты» кибете яны Ленин урамы, 95, «Ипи» кибете яны Җәлил урамы, 11 а, «Сәлам» кибете яны Белоглазов урамы, 48/1, «Спутник» кибете яны Р. Фәхретдин урамы, «Темп16» автосервисы яны Р. Фәхретдин урамы, «Юлдаш» яны Пугачев урамы, 22 б, «Люкс» кибете яны Җәлил урамы, 47, «Магнит» кибете яны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәттә кавын-карбыз сату урыннары билгеле
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш