Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә караклар баемакчы булган

Әлмәттә яшәүче бер ханым шикле тавыш ишетеп урамга йөгереп чыккан һәм билгесез кешеләрнең ВАЗ-210610 автомобилен алып китәргә маташуларын күреп алган.

Ханымның кисәтүенә карамастан, әлеге адәмнәр машинаны төягечкә салып алып киткән. Ханым полициягә шалтыраткан. Оператив-тикшерү чаралары барышында җинаятьчеләрне тоткарлаганнар. Алар машинаны металл ватыклары кабул итү пунктына илтеп тапшырган булганнар. Баксаң, явыз ниятле бу кешеләр машинаны берничә көн күзәтеп йөргән. Аннары металл кабул итү пунктындагы танышларына шалтыратканнар. Тегесе махсус техника белән килеп, машинаны салып алып киткән. Карак әлмәтлеләрнең берсенең элек тә хөкем ителгәне булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса