Әлмәттә иртәгә «акыллы» троллейбус йөриячәк
Әлмәттә 15 март көнне билгеләп үтелә торган кулланучылар хокукларын яклау көнендә бер троллейбуста үзеңә кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин булачак.
1 нче маршрут буенча йөрүче 13 нче санлы троллейбуста 10 нан 15 сәгатькә кадәр кулланучылар белән бәйле хокук мөнәсәбәтләре буенча консультация алырга, кулланучыларның төп хокукларын белергә мөмкин булачак. Шула й ук пассажирларга белешмәлекләр таратачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia