Әлмәттә ике егетне эзлиләр. Намуссызлар! [+ВИДЕО]
Әлмәт шәһәре прокуратурасы СМИдагы хәбәрләр уңаеннан тикшерү оештырды.
Видеороликта ике егетнең Мәңгелек ут янында аякларын җылытып торуларын төшергән булганнар. Хәбәр җирле полиция бүлегендә теркәлгән. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары әлеге намуссыз егетләрнең кем икәнлекләрен ачыклау белән мәшгуль. Тикшерү барышын прокуратура үз күзәтүенә алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа