Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә хатын-кызлар өчен махсус эш урыннары ярминкәсе оештырылды

Быелның узган чорында Әлмәтнең мәшгульлек үзәгенә эш эзләп һәм консультациягә 1330 дан артык кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 544е эшсез дип танылган, яртысыннан артыгы хатын-кызлар.

Гүзәл затлар өчен дип махсус оештырылган эш урыннары ярминкәсенә килгән 334 хатын-кыз Әлмәт, Ижау, Чаллы, Самара шәһәрләреннән 7 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре белән аралашты. Аларга 500 дән артык вакансия тәкъдим ителде. Сәүдә вәкиле, пешекче, җитештерү бүлеге мөдире, кондуктор, кондитер ярдәмчесе, сатучы, кассир, хисапчы һәм башка шундый эш урыннарына 31 енә юллама бирелде. Ел башыннан үзәктә барлыгы 146 кеше эш белән тәэмин ителгән. 20 кешегә һөнәри белем алу өчен юллама бирелгән. Бүгенге көндә биредә бер меңнән артыграк вакантлы урын бар. Шуларның 77 проценты эшче белгечлекләр буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250