Әлмәттә фатир хуҗасы куркыныч әйбергә тап булган
Әлмәттә чит кеше фатирында яшәүче берәү үзеннән соң граната калдырган.
Куркыныч табылдыкка Маяковский урамындагы йортларның берсендә фатир хуҗасы тап булган. Фатирын карарга дип килгән хуҗа анда граната таба. Һәм тиз арада бердәм диспетчерлык службасына шалтырата.
Аның сөйләве буенча, ул фатирында чит кешеләрне яшәтә торган булган. Чираттагы квартирант китүгә әлмәтле торагын тикшерергә килә һәм гранатага тап була. Ашыгыч службалар урынга килеп җиткәч йорттан ун кешене эвакуациялиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа