Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә эшмәкәрләргә ярдәм итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

Эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме - Әлмәт башкарма комитетында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

Җирлекнең кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуда республика Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме департаменты җитәкчесе урынбасары Сергей Болотаев һәм "Татарстан Республикасы гарантия фонды" директоры Җәүдәт Әхмәнов эшмәкәрлеккә ярдәмгә юнәлдерелгән республика программалары, өстенлекләре һәм үзенчәлекләре белән таныштырды. Алар сүзләренчә, узган атнадан "Лизинг-грант", "Инновацион-грант", "Кластер-гранты", технологик үзгәрешләр һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар һәм хезмәткәрләрне укыту чыгымнарына субсидия кебек программалар буенча гариза кабул итү башланган. Сүз уңаенда, Әлмәтнең 8 предприятиесе "Татарстан гарантия фонды" булышлыгы белән кредит һәм башка финанс чыганакларына ия булган.

Фото Әлмәт мунинципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250