Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә экологик квест узды

Әлмәт укучылары Экология елына багышланган чарада катнашты.

Интерактив уенны алар өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре оештырды. Чара кысаларында укучылар төрле станцияләрдә тукталып, экология, биология һәм туган якны өйрәнү буенча биремнәрне үтәделәр. Аларны бигрәк тә "Чүпне аерым җыю" мәйданчыгы кызыксындырды. Укучылар үз чиратында уку елы башыннан ук ничек макулатура җыйганнарын һәм шуның белән #ЭКОвесны2017дә уңыш яулаганнарын сөйләделәр. Белгечләр фикеренчә, укучылар әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә яхшы белемгә ия. Экологик квест аларның белемнәрен тагын да арттыруга ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса