Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә өч егет сатучыга пычак белән янап, “Рафаэлло” кибетен басканнар

Якшәмбе көнне кичке якта өч яшь егет "Рафаэлло" кибетеннән, сатучыга пычак белән янап, 8 мең сум акча урлый.

Әлмәт полициясенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Роберт Галиев билгеләп үткәнчә, алар шушы ук көнне "кайнар эз"дән тоткарланган. Караклар кибеттән йөгереп чыгып барганда аларны бер яшь кеше күреп калган һәм полициягә җинаятьчеләрнең берсен танырга ярдәм иткән. Җиңел юл белән яшәргә теләүчеләр берсенең фатирында кибеттән эләктергән сыраны эчеп утырганда тоткарланалар. Икесе элек тә хөкем ителгән булган.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250