Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә бушлай ипи өләшәчәкләр

Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәттә "Бушлай ипи" акциясе оештырыла.

1 октябрь көнне 9.30 дан 11.30 сәгатькә кадәр шәһәрнең биш сәүдә ноктасында әлеге акция кысаларында чара уздырыла. Волонтерлар биредә пенсионерларга бушлай ипи һәм азык-төлек җыелмасы таратачаклар.

Кибетләрнең адресы: Девон урамы, 89; Төзүчеләр пр., 10А; М.Җәлил урамы, 47; Чернышевский урамы, 31; Нефтьчеләр урамы, 29.

Бүләк күләме чикле. Өлгерләргә ул кибетләргә керү урыннарында тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса