Әлмәттә бушлай фитнес түгәрәге ачылды
"Яшел фитнес" - үз эченә фитнесның яңа төрләрен һәм мәдәни күңел ачу чараларын алган яңа проект менә шулай дип аталачак.
Әлеге шимбәдә «Нефтьче» мәйданында башланып киткән зур чара һәр ялда Әлмәтнең биш урынында булачак: шәһәр паркы һәм күле, «Яшьлек», «Шәмсенур» паркы.
Әлеге социаль проект узган ел Казанда уңышлы гына тормышка ашкан. Быел исә нефтьчеләр һәм район җитәкчелеге ярдәме белән аны бездә дә башларга уйлаганнар. Хәзер әлмәтлеләр саф һавада фитнес белән шөгыльләнә алачак. Шулай ук, төрле биюләр, зумба, йога, каланетика, көнчыгыш көрәше дә булыр дип көтелә. Боларның һәммәсе мәдәни күңел ачу чаралары белән үрелеп барачак.
Иң мөһиме - биредә һәр кеше бушлай катнаша ала. «Яшел фитнес» проекты өчен хәтта Казаннан берничә белгеч чакыртылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia