Казан-Оренбург трассасында юл-транспорт һәлакәте 3 кешенең гомерен өзгән
21 октябрьдә, Казан-Оренбург трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте була.
Биредә УАЗ "Буханка" һәм "Вольво" йөк машинасы бәрелешкән. УАЗ машинасы руле артындагы ир-ат һәм аның ике юлдашы вакыйга булган урында ук һәлак булган. Йөк машинасы шоферы зыян күрмәгән.
Әлеге юл-транспорт вакыйгасы, шаһитлар сүзләренә караганда, УАЗ шоферының каршы як полосага чыгуы нәтиҗәсендә була.
.jpg)
.jpg)
Фотолар "Альметьевск ВКонтакте" рәсми төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia