Әлмәттә әбиләр чуагы түгел, ә малайлар “бунты”
Әле әбиләр чуагына иртәрәк, аның каравы Әлмәттә чын малайлар "бунты" бара.
Гаҗәп, әмма бу елны Әлмәттә малайлар күбрәк туа икән. ЗАГС идарәсеннән алган мәгълүматлар буенча шундый фикергә килеп була. Ел башыннан 1065 малай һәм 1003 кыз туган. Бу узган ел белән чагыштырганда азрак икән. Август аенда да 155 малайга каршы нибары 131 гүзәл зат дөньяга килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа