Әлмәттә берәү УАЗ урлаган, авария ясап качкан, әмма ерак китә алмаган
Әлмәттә яшәүчеләр шәһәр уртасында сәер юл-транспорт һәлакәте турында полициягә хәбәр итәләр.
УАЗ шоферы идарә итүне югалтып, электр тапшырулар баганасына килеп бәрелә һәм вакыйга булган урыннан кача.
Хокук сакчылары автомобильнең якындагы ишегалдыннан урланганлыгын ачыклыйлар. Берникадәр вакыттан шикле кеше дә тоткарлана. Ул 27 яшьлек эшсез әлмәтле булып чыга. Өстәвенә аек хәлдә дә булмый. Моннан алда да машина куып алып киткән, урлашкан һәм кеше кыйнаган өчен хөкем ителгәне булган. Хәзер чираттагы хөкем карары көтә үзен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia