Әлмәттә берәү машина куярга яхшы урын тапкан
Әлмәтлеләр "Халык контроле"нә зарланудан туктамый.
Бер ханым рәсемдәге машинаның Шевченко урамындагы 158, 164 нче йортлар ишегалдында тротуарда әллә кайчаннан бирле торуы турында язган. "Халык контроле"нә күп тапкырлар мөрәҗәгать итү дә (1290483,1157940,1091517) ярдәм итми, дип зарлана ул. Балалы кешеләргә коляска белән үтеп йөрергә дә җай юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа