Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә бер кешене легаль булмаган аракы белән тоткарлаганнар

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы легаль булмаган аракы базарына каршы кискен көрәш алып бара.

20 май көнне М-7 трассасында Рус Акташы авылы янында ЮХИДИ хезмәткәрләре «Daewoo Nexia» автомобилен туктата. Аның шоферы Яр Чаллы кешесе булып чыга. Тикшерү барышында машина багажнигында бишәр литрлы ун пластик шешәдә составында спирт булган продукция барлыгы ачыклана. Продукциягә документлар да, шешәләрдә акциз маркалар да булмый.

Бу факт буенча административ тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса