Әлмәттә бер эшмәкәр сыйфатсыз дуңгыз ите саткан
Әлмәтнең бер сәүдә ноктасында яраклылык срогы узган 4 кг дуңгыз ите тапканнар.
Бу итне куллану агулануга яки йогышлы авыруларга китерергә мөмкин. Эшмәкәр Зөлира Мингазовага карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Бу хакта ТР буенча Россельхознадзор идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia