Реклама
Әлмәт эшмәкәре салымны дөрес күләмдә түләмәгән өчен суд каршына басачак.
Әлмәт шәһәр судына салым түләүдән тайпылуда гаепләнүче эшмәкәргә карата җинаять эше тапшырылды. 51 яшьлек эшмәкәр казнага 3,5 миллион сум акча кертеп җиткермәгән. Тикшерү версиясе буенча, 2011 елның гыйнварыннан 2013 елның декабренә кадәр эшмәкәр салым инспекциясенә НДС салымы буенча декларация тапшырганда салым салына торган базаны шактый киметеп күрсәткән. Моннан тыш, 2013 елның май-август айларында әлеге ир ашлык сатудан 20 млн сумнан артык табыш алган булган. Әмма салым инспекциясенә бу санны шактый киметеп күрсәткән.
Эшмәкәр үз гаебен тулысынча таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+