Әлмәттә бай пенсионер кибеттән сумка урлаган
Матур киенгән, затлы "иномаркага" утырып йөргән ханымның кыек эшен кибеттә урнаштырылган видеокамера "саткан".
Шушы көннәрдә булган җинаять урынына ханым үзенең иптәш хатыны белән кыйммәтле чит ил машинасына утырып килгән. Витринада торучы 11 мең сумлык сумканы бик озак караганнан соң, тирәдәгеләргә күрсәтмәслек итеп туны астына яшерә дә, кибеттән чыгып китә. Сатыла торган товарлары югалуын белгән сатучылар полициягә мөрәҗәгать итә.
Тиз арада башланган тикшерү барышында кеше милкенә кул сузучы хатынның Урсалыда яшәүче 61 яшьлек пенсионер икәнлеге ачыклана. Әлегә чаклы ул кыек эштә тотылмаган була.
Пенсионер үзенең гаебен тулысынча таныган.
Баксаң, ханымга сумканы сатып алу өчен нибары бер мең сум гына акча җитмәгән булган дип хәбәр итә Әлмәт полиция бүлегенең матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа