Әлмәттә балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек сатуның 33 очрагы теркәлгән
Ел башыннан балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек сатуның 33, төнге вакытта алкоголь белән сәүдә итүнең 38 очрагы ачыкланган.
Шулай ук лицензиясез эшчәнлек җәелдерүчеләр дә юк түгел - шундый 12 факт билгеле булган, 80,5 литр спиртлы эчемлек сатудан алынган. Кайбер эшмәкәрләр үз гамәлләрен сыра сату белән генә акламакчы була, ләкин узган елның 1 июленнән ул алкогольле эчемлеккә тиңләнде.
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа