Әлмәттә баласы белән хатынының үлеменә сәбәпче ирне хөкем иттеләр
Әлмәт шәһәр суды 2 кешенең үлемендә гаепле дип саналган ирне өч елга шартлы рәвештә ирегеннән һәм 3 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.
Ир быел 13 февральдә үз автомобилендә Рус Акташы - Кузайкино юлында авария ясый. Салон эчендә аның хатыны һәм ике баласы була. Ирнең машина йөртү күнекмәләре булмый диярлек, чөнки руль артына утырганына ике айдан да азрак була. Ул бозлавык шартларында текә борылышта тизлекне дөрес сайламаганлыктан руль белән идарә итүне югалта һәм каршы як полосага чыгып автобус белән бәрелешә. Нәтиҗәдә хатыны һәм кече яшьтәге баласы һәлак була. Икенче баласының сәламәтлегенә авыр зыян килә.
Хөкем карары чыгарганда суд аның үзенең дә сәламәтлеге яхшы булмавын, гаебен тануын исәпкә алды. Шулай ук зыян күрүче як (хатынының әнисе) җәзаны йомшартуны сораган. Ул шартлы 3 ел эчендә үзенең төзәлгәнлеген расларга тиеш. Хөкем карары әле үз көченә кермәгән. Апелляцион тәртиптә аны яңадан карауга бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа