Әлмәттә балалар бакчасында “үле җанлы” балалар һәм нянялар ачыкланган
Булмаган хезмәткәрләр һәм балалар 45 нче "Космос" балалар бакчасында ачыкланган.
Кайбер әти-әниләр балалар бакчасы өчен түләүне турыдан-туры мөдиргә генә биргән. Әлеге хәл кешеләр хәбәр иткәч кенә узган елның җәендә билгеле булган, дип яза "Вечерняя Казань". Тикшерү балалар бакчасында "ялган" балалар һәм хезмәткәрләрнең исәптә булуын күрсәткән. Июль аеннан 45 нче балалар бакчасына яңа мөдир билгеләнгән. Тулаем алганда, 2016 елда мәгариф өлкәсенә күзәтчелек һәм контрольлек итү департаментына 1182 мөрәҗәгать кергән, аларның 752 сендә коррупциягә шикаять белдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа