Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә авырлы хатын бала табу йортының тәрәзәсеннән сикергән

Хатын-кыз үзе исән-сау кала, ә менә баланы коткарырга насыйп булмый.

Әлмәттә авырлы хатын бала табу йортының 4 нче каттагы тәрәзәсеннән сикергән.

«Татар-информ» хәбәр итүенчә, 24 яшьлек авырлы хатын Әлмәтнең бала табу йортына ашыгыч ярдәм машинасында китерелә. Әлеге вакыйга 29ыннан 30нчы гыйнварга каршы төндә була. Ул авырлы булу буенча диспансер күзәтүендә дә булмаган, медицина тикшерүе дә узмаган. Үзенең көмәнле булуын инкарь иткән һәм табибларга да мөрәҗәгать итмәгән.

Хатын-кызның үз-үзенә кул салырга ниятләгәнен күреп алган медицина хезмәткәрләре аны тәрәзә читендә тотып торырга тырышалар, ләкин барлык тырышлыклар да уңышсызлык белән тәмамлана. Егылып төшкәннән соң зыян күрүчегә үлгән баласын алу максатыннан операция ясала.

Бүгенге көндә яшь организмның тормыш өчен иң мөһим булган функцияләрен торгызу максатыннан

интенсив терапия уздырыла, операция ясала. Хатын-кызның хәлен табиблар шактый авыр дип бәялиләр.

Шунысы да билгеле була: әлеге ханым психоневрологик диспансерда учетта торган булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса