Әлмәттә авария урыныннан качкан машина хуҗасын эзлиләр
Кичә Шевченко-Радищев урамнары чатында көндезге сәгать 12 ләрдә Lexus һәм Шевроле машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Өченче катнашучы - ул авариянең гаеплесе дә - куе яшел төстәге Калина-универсал машинасында авария урыныннан качкан. Күрүчеләрне яки видеотеркәү язмаларына ия булучыларны гаеплене эзләүдә ярдәм итәргә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia