Әлмәттә алкоголь сатуда хилафлыклар бар
Ел башыннан полиция хезмәткәрләре Әлмәттә алкоголь сату буенча 50 хилафлыкка тап булган.
Боларны рейд вакытында ачыклаганнар. Ярамаган вакытта спиртлы эчемлекләр саткан өчен 22 административ эш ачылган. Шулай ук, балигъ булмаганнарга сатучылар да табылган. Самогон ясап сату буенча да 10 фактны ачканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа