Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 88 яшьлек әби саклык акчасыннан колак каккан

5 июнь көнне Әлмәт районы буенча эчке эшләр бүлегенә 88 яшьлек әби мөрәҗәгать итеп, фатирыннан 40 мең сум акчасы югалуын хәбәр итә.

Тикшерүчеләр шуны ачыклый: акча югалган көнне әлеге фатирга бер ир-ат килеп, үзен әбинең бер ел элек үлгән улының сыйныфташы итеп таныта һәм, дуслар белән улыңа кабер ташы ясаткан идек, аны илтеп кую өчен 200 сум акчабыз җитми, ди. Әлеге хәбәрне ишетүдән дулкынланган әби, игелекле бәндәнең исемен дә сорамастан, йокы бүлмәсенә акча алырга кереп китә. Булган бөтен акчасын чыгарып салып, кирәкле сумманы аерып ала да чакырылмаган кунакка чыгарып бирә. Ләкин әлеге адәм китәргә ашыкмый - фатир буйлап бүлмәләрне карап йөри. Әби шатлыгыннан аңа чәй табыны көйли. Ләкин кунак чыгып киткәннән соң саклык акчаларының югалуын абайлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьне кылучының шәхесен ачыклыйлар һәм билгеле бер тору урыны булмаган, элек талау өчен хөкем ителгәне булган 38 яшьлек әлмәтлене тоткарлыйлар. Ул инде урланган акчасына кәеф-сафа корырга - хәмер кулланырга өлгергән була.

Җинаять эше кузгатылды, гаепләнүче шәһәрдән беркая да китәргә ярамаганлыгы турында кисәтелде.

Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250