Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 4 кешенең машинасыз калуы бар. Үзләре гаепле

Әлмәт юлында берьюлы 4 машинага арест салынган.

Әлмәтнең суд приставлары юлга рейд уздырырга чыга һәм... алар күрсәтмәсе белән ЮХИДИ хезмәткәрләре бурычлы 15 машина хуҗасын туктата. Алар урында ук 32 мең сум акча түләргә мәҗбүр була. Ә дүрт машинага арест салына. Банкка 200 мең сум бурычы булган Nissan Qashqai һәм Audi A4 машиналары да бар. Алар әлегә хуҗаларында калдырылган. Ә менә 60 мең сум бурычлы LADA Kalina һәм 80 мең сум бурычлы ВАЗ-2107 тартып алынган. Бөтен очракларда да хуҗалар билгеләнгән срокта акчаларын түләмәсә, бурычны каплату исәбенә алар сатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса