Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 4 G Интернет булачак

Әлмәтлеләр дә дүртенче буын мобиль элемтәдән файдалана башлаячак.

Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфановның федераль элемтә операторы вәкилләре белән очрашуында сүз шул хакта барды. Әлеге оператор Татарстанда LTE стандарты (4G) буенча эшләүче үз челтәрен төзергә һәм бу максатларга 1,5 млрд сум бүлеп бирергә җыена. Республикада мобиль челтәргә беренчеләрдән булып Чаллы кушыла. Югары тизлектәге Интернет өченче кварталда Әлмәттә дә эшли башлаячак. Шәһәрдән кала югары технологиядән Урсалы, Түбән Мактама һәм Тихоновка халкы файдалана алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250