Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 2 яшьлек малай ачык люкка төшеп киткән

Бәхетсезлек очрагы 17 августта кичке сигез белән тугыз сәгатьләр аралыгында Нефтьче мәйданы районында килеп чыга.

Бу турыда "Знамя труда" газетасы журналистына зыян күргән малайның әбисе сөйләде. Аның сүзләренә караганда аның кияве 2 яшьлек малае белән урамда йөреп керергә чыгып китә. Нефтьчеләр мәйданы сәхнәсе белән Эчке эшләр идарәсе бинасы арасындагы урында бала кинәт юкка чыга. Улының ачык люкка төшеп киткәнен аңлап алган ата кеше коткаручылар, ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра.

Коткаручылар бригадасы оператив эшли. Баланы 8,6 метр тирәнлектәге җир асты каналыннан әлеге служба хезмәткәре Сергей Воронин коткара.

Хәзерге вакытта малайның хәле табиблар тарафыннан "авыр" дип бәяләнә. Әлеге бәхетсезлек очрагы тикшерелә.

Алсу Хәйбриева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса