Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 15 яшьлек кыз бәби көтә

Әлеге дә баягы, Кирам бабай таягы дигәндәй, гел эчкечелек турында язу килешмәсә дә, бу куркыныч замана модасын күләгәдә калдырып та булмый.

Мода дим, чөнки хәзер кайбер ханымнар балалар янында сыра эчеп утыруны, дуслары белән кәеф-сафа коруны ниндидер гадәттән тыш күренеш итеп кабул итми. Андыйлар гадәттә үзләрен тәртипле, үрнәк әниләр рәтенә кертә һәм эчүне гайре әйбергә дә санамый. Балигъ булмаганнар комиссиясенең чираттагы утырышында Әлмәт гаиләләрендә булган вакыйгаларны ишетеп, шундый фикергә килдем мин.

Яшьләр үзәгенә җыелган комиссия каршына 15 яшьлек укучы кереп басты. 8 нче сыйныфта белем алучы кыз бер-ике айдан бәби алып кайтырга тора. Әнисе аны кичке мәктәпкә укырга күчерүләрен сорап, гариза язган. Кызның да, ананың да йөзендә бер оялу төсмере дә, гаепле караш та юк. Комиссия игътибарына эләккән икенче куркыныч очрак: яшь ярымлык бала күсе агуы белән агуланган. Бәхеткә, сабыйга табиблар вакытында тикшерү уздырган, шуңа сәламәтлегенә әллә ни зыян килмәгән. Комиссия әгъзалары бу ваемсыз хәлнең ничек килеп чыгуын ана кешедән сорыйлар. Соңгы ике айда кер юу порошогы, мазь ашап агулану очраклары да булган. Бәхетсезлекләрнең килеп чыгуына сәбәпләр дә төрле - кемдер күрми калган, берәүләр көнозын балаларын онытып табын артында утырган.
Йөзе саргайган, тормыш авырлыгы баскан 50 яшьлек ирнең комиссия утырышына килү сәбәбе тагын да тетрәндерә - 16 яшьлек кызы бер ел эчендә токсикоманга әверелгән, җилем иснәп бөтен баш мие томаланган. Өйдән чыгып китеп, иптәшләре йортында притон оештырып ятулары ешайган. Әти кеше ни эшләргә дә белми. Гаиләсен туйдырыр өчен иртә таңнан кичкә кадәр эштә, хатыны моннан бер ел элек яман шештән үлеп киткән. Кайчандыр олимпиадаларда беренче урыннар яулаган кыз анасы үлеменнән соң кинәт үзгәргән, начар компаниягә эләккән. Опека органы, социаль служба вәкилләре монда ата кешенең дә гаебе бар дип исәпли: йортларында газ да, ут та юк, пычраклык икән. Әлмәт наркологлары тиз арада кызны токсикоманиядән дәваламасаң, моның ахыры куркыныч тәмамлануын белдерә. Ә куркыныч диюләре яман авырулар эләктереп, гарип бала алып кайту, тагын да көчлерәк наркотик матдәләр куллана башлауны аңлата.
24 яшьлек яшь ананың да киләчәгенә нокта куелырга мөмкин. Моннан берничә ел элек ул наркоман егет белән таныша һәм наркотик матдәләр куллана башлый. Опека органнары, наркологлар ярдәме белән ул яман гадәтеннән беразга арынып торган. Күптән түгел дөньяга исән-сау бала да китергән. Әмма ире генә тынычлыкны боза, яңа туган сабый яшәгән фатирда наркопритон оештырган, шуный өчен берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына да тартылган булган. Яшь әни исә наркоман ирен яклый. Әгәр мондый хәл дәвам итсә, аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.
Комиссия утырышында барлыгы 45 эш каралды. Гаҗәп, әмма балигъ булмаган балалары белән полиция кулына эләккән ата-аналарның яртысыннан күбесе беркайда да эшләми булып чыкты. Иң кызганычы, 1980-90 елларда туган яшь аналар баш күтәрми эчеп яши икән. Кайсы гына очракны алма, һәрберсендә баласын тиешенчә карамаган, спиртлы эчемлекләр кулланган дигән беркетмә бар. Күпләр нәкъ менә эчүчелек аркасында эштән куылган, гаиләләре җимерелгән.
Наркоман ата-аналар да әйләнә-тирәбездә бихисап икән. Депутатлар күп итеп гөмбә җыючыларга җәза бирү, кош гриппын бетерү өчен бөтен кошларны ату турында тәкъдимнәр белән чыкканчы менә шундый замана афәтләрен ничек итеп киметү өстендә дә уйлансын иде... Ә уйланырдай саннар да, мисаллар да җитәрлек.

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса