Әлмәттә 15 майда яшьләр өчен акция булачак
Әлмәт нефть институты каршында 15 майда 13 сәгатьтә СПИД-үзәк белгечләре Тимур Исламовның хәйрия фонды белән берлектә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә багышлап акция үткәрәләр.
Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
Шушы көннәрдә Түбән Мактамада СПИД-үзәк территориясендә Тимур Исламовның кешеләрнең сәламәтлеген саклау һәм хокукларын яклау буенча хәйрия фонды үз ишекләрен ачты. Наркотикларга бәйлелектән интегүчеләр хәзер ярдәм сорап шунда мөрәҗәгать итә ала.
Фондның адресы: Түбән Мактама, Промышленная урамы, 1 а. Электрон адресы: http://www.ticf.org/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа