Әлмәтнең юбилеена багышланган “Нефть белән туган шәһәр” китабы дөнья күрде
Әлмәтнең 60 еллык юбилеена багышланган китап дөнья күрде.
"Нефть белән туган шәһәр" дип аталган басманың авторы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, "Бәллүр каләм - 2013" иясе Сәрия Исхакова. Китап 1000 данә тираж белән нәшер ителде. Нефтьчеләр башкаласының төзелү тарихы "Знамя труда" газетасы, туган якны өйрәнү музее, оешма-учреждениеләрнең архивларына нигезләнеп бәян ителә.
Ася БОРИС фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа