Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең яшь геологлары җиңүче

Яшь геологларның IV Республика ачык кыр олимпиадасы 11 июльдән 17 июльгә кадәр барды.

Быелгы олимпиадага республиканың 20 районыннан, Чаллы һәм Казаннан, тагын ике команда чит илләрдән, барлыгы 36 команда килгән иде. Геология өлкәсендә сәләтле булган балаларны барлау, әлеге фәнне пропагандалау максаты белән уздырылучы чара мәктәп укучылары өчен шактый авыр сынау булып тора. Монда мәктәп программасы белән генә әллә ни җиңүләр яулап булмый. Шунлыктан, аларның күбесе геолог-студентлар беренче, икенче курсларда өйрәнәсе нигезләрне инде хәзердән үк белә.

Яшь геологларның IV Республика ачык кыр олимпиадасында 300 гә якын укучы берничә көн дәвамында күп төрле бәйге-ярышларда үзләрен сынап карады. Барлык ярышлар нәтиҗәсе буенча беренче урын Казанның "Наутилус" командасына бирелде. Әлмәтнең "Девон" командасы икенче урынга чыкты. Әлеге яшь геологлар Әлмәтнең икенче лицей укучылары. Аларны чираттагы казанышлары белән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса