Әлмәтнең УПТЖ ППД оешмасы административ җавапка тартылган
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять персональ мәгълүматлар турындагы законнарны бозуда гаепләнә.
Әлмәт районы буенча мировой судья, административ эш материалларын караганнан соң, әлеге юридик затны - УПТЖ ППД оешмасын гаепле дип тапкан. 2015 елның апрелендә оешма Роскомнадзорга функцияләрен тормышка ашыру өчен кирәкле, законда күздә тотылган белешмәләрне билгеләнгән вакытында бирмәгән. Шуның белән ул «Персональ мәгълүматлар турында»гы 152-ФЗ санлы Федераль законның 20 нче маддәсе 4 нче өлеше таләпләрен бозган.
Әлмәт суд районы буенча мировой судья оешмага 3000 сум күләмендә штраф салган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа