Әлмәтне тычканнар баскан
"Халык контроле" хезмәтенә әлмәтледән зар килеп ирешкән.
Төзүчеләр проспекты 68 йортта яшәүче берәү инде 4 ай тычканнар белән көрәш алып баруын белдергән.
- Тычканнар10 кат балконында йөри. Беренче катта кибет бар.
Вентиляция тишеге буйлап тычканнар йөгерә. "Алсу" идарәче оешмасына мөрәҗәгать иттем. Әлегәчә тычканнардан котылган юк, - дип язган ул.
Әлеге зарны Роспотребнадзор идарәсенә юллаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа