Реклама
Әлмәтнең «АЛДАН-XV» мәктәп регби клубы командасы Мәскәүдә узган фестивальдә катнашты.
"Овал тупның булачак йолдызлары" фестивале регби-7 буенча дөнья кубогы кысаларында оештырылды. Моңарчы регбистларның Әлмәттән ары чыкканы юк иде. Бу аларның читтә дебюты булды. Новокузнецк һәм Йошкар-Ола спортчылары белән очрашып, егетләр беренче уенны оттыра, ә икенчесендә ота. Призлы урын шатлыгы кичермәсәләр дә, егетләр дөнья кубогы матчлары шаһиты булуларына шат. "Дөнья кубогы ярышлары - ул сөйләп аңлата алмаслык ләззәт. Яңа Зеландия уенчылары гаҗәеп тәэсир калдырды", - дип кичерешләре белән уртаклаша егетләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы