Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең кайсы ишегалларына ремонт керәчәк?

Агымдагы елда Әлмәтнең 24 ишегалды юлларын төзекләндерәчәкләр.

Аларның гомуми мәйданы 34 895 кв. м ны тәшкил итәчәк. Республика бюджетыннан моның өчен 50 млн сум акча каралган, шулай ук җирле акчалар да бүленеп бирелергә тиеш.


Шәһәрдә түбәндәге урамнарга ремонт керәчәк:

Белоглазов,56, Гафиатуллин,20, Геофизическая ,13, Җәлил,35, Ленин, 127,129, Совет урамы ,197, Толстой 3,5,7, Тельман, 59,67, Толстой ,4, Тюленин, 21,23,25,27,27А, Чернышевский ,41, Шевченко,15, өлешчә Шоссейная, Төзүчеләр проспекты,47А,49А,55, Тукай проспекты,54,54А. Түбән Мактамада Комаров, Буденной, Чкалов, Каюм, 8 март, Гафиатуллин урамнарына ремонт ясалачак. Эшкә 20 апрельдән соң керешәчәкләр.

Узган ел Әлмәттә 28 ишегалды төзекләндерелгән. Аларның гомуми мәйданы 42 000 кв. м булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса