Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтнең 58 нче балалар бакчасында “Дуслык кичәсе” үтте

Халыкларның үзара мөнәсәбәте һәм милләтара килешеп яшәү - бүген иң әһәмиятле халәт. Элек-электән аралашып яшәгән халыкларның мәдәниятен балаларга кечкенәдән үк сеңдерү - милли үзаң формалаштыруда, милләтара мөнәсәбәтләргә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләүдә беренчел шарт. Шуны күз уңында тотып, шәһәрнең 58 нче "Шаян нәниләр" балалар бакчасында "Дуслык кичәсе" үтте. Бу чараны алар...

Бакчага йөрүчеләр һәм музыка мәктәбе укучылары килгән кунакларга: төрле балалар бакчаларыннан педагогларга, шулай ук җирлектә яшәүче үзбәк-кыргыз, таҗик, әрмән диаспоралары вәкилләренә татар, рус телләрендә җырлар, төрле милләтләрнең халык биюләрен, музыкаль композицияләрен тәкъдим итте. Милли ризыклардан күргәзмә, төрле милләт киемнәреннән курчаклар экспозициясе, балалар бакчасының бер почмагында урын алган күркәм авыл өе - болар барысы да балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең толерантлык, милләтләр дуслыгының әһәмиятен аңлап үсәчәкләренә ишарә.
Татарстан - татар халкының борынгы, тарихи Ватаны. Биредә күп кенә башка халыклар үзләренең икенче туган илләрен тапкан. Татарлар гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мари, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән бөек Тукай язганча, "тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып" яшәгән. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәмен "Шаян нәниләр" бакчасы "Дуслык кичәсе" белән исбатлады.
Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250