Әлмәтлене ялган “донос” өчен җавапка тартмакчылар
24 яшьлек ир-егет полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Аның әйтүенчә, егеткә билгесез кешеләр Совет урамындагы торак йорт подъездында һөҗүм иткән һәм арттан этеп 300 мең сумын талап алганнар. Оператив-эзләнү вакытында бу вакыйганың башка яклары да ачылган. Полициянең егетнең үзенә шиге төшкән. Ул иминиятләгән картасы өчен страховка алу өчен талауны үзе уйлап чыгарган икән. Хәзер аны ялган донос өчен җаваплылыкка тарту турындагы сорау карала, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа