Әлмәтлене ташландык дачадан тапканнар
Әлмәттә бер эшсез озак вакытлар суд приставларыннан качып йөргән.
Аның балигъ булмаган баласына 100 мең сумнан артык алимент бурычы тупланган икән. Озак вакытлар аны өендә туры китерә алмаганнар. Әлмәтлегә 15 тәүлеккә административ арест билгеләнгән. Шуннан соң да ул бурычын түләргә ашыкмаган һәм я күршесендә, я бергә яши торган хатын-кызның фатирында яшеренгән. Суд приставлары аны аннан да тапканнар. Шуннан ир ташландык дачада качып яши башлаган. Моны белеп алган суд приставы иртүк барып качкын ирне тоткарлаган. Хәзер иргә карата җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia