Әлмәтленең банк картасыннан акчасын урлаганнар
Кәрәзле телефон, 4 банк картасы, акча - җәмгысе 41 мең сумлык зыян күргән шәһәрдәшебез.
Әмма полиция бүлегенә барып гариза язуны нишләптер кирәк тапмаган. Бары тик 2 банк картасыннан барлыгы 22000 сум күләмендә акча алынуы турында кәрәзле телефонына смс-хәбәр килгәч кенә хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Каракларга банк карталарыннан файдалана алу мөмкинлеге җиңел бирелә, хуҗа аларның һәммәсенә дә пин-кодларны язып чыккан була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа